news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы җитәкчелеген терлекчелек тармагын активрак үстерергә өндәде

Татарстан Президенты «40/60» авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу республика программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә вәгъдә бирде.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. ТР Президенты урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановның Тәтеш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашуында уңыш җыю кампаниясе барышы һәм алга таба планнар турында сүз барды. Район башлыгы Рәмис Сәфиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 55 % җыелган - 25 мең гектар. Тулаем суктырылган ашлык күләме - 85 мең тонна. Кырларга көн саен 82 комбайн чыга. Һәр машинада ике йөртүче эшли.

Район башлыгы сүзләренчә, бүген районда 22 республика программасы гамәлгә ашырыла. "Быел гына алты торак пунктны төзекләндерелгән юллар белән тәэмин итү карала", - диде Рәмис Сәфиуллов.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, Тәтеш районы быел корылыктан зарар күрде. Май ае башыннан биредә бары 37 мм явым-төшем булган. Районда уртача уңышлылык гектарына 34 центнерга кадәр җитә.

Рөстәм Миңнеханов: "Ел катлаулы. Шулай да уңышны вакытында җыярга кирәк. Тәтеш районы үсемлекчелек өлкәсендә уңай якка үзгәрде, бу уңыш җыю нәтиҗәләренә дә уңай тәэсир итә. Шундый ук активлык терлекчелекне үстерүдә дә кирәк. Мөмкинлекләрегез бар", - диде.

Аграрчылар ТР Президентына «40/60» авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда ярдәм өлкәсендәге республика программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2019 елда әлеге программа гамәлдә була. "Быел без бу чараларның бер өлешен сөт җитештерүчеләргә юнәлтергә мәҗбүр булдык, чөнки сатып алу бәяләре кимеде. Ә киләсе елга «40/60» программасы дәвам ителә", - диде ТР Президенты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot