Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «YDA Group» компаниясе идарә рәисе белән очраша
Татарстан Президентының Хөсәен Арслан әфәнде белән очрашуы көннең беренче яртысында узачак.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «YDA Group» компаниясе идарә рәисе Хөсәен Арслан белән очраша. Бу хакта республика лидерының рәсми сайтында хәбәр ителә.
«YDA Group» компаниясе 1954 елдан бирле эшли. 2000 еллар башыннан ул Төркия Республикасыннан читтә дәүләт-шәхси проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Украина, Согуд Гарәбстаны, Молдова, Әфганстан белән уңышлы хезмәттәшлек җайга салынган. «YDA Group» Россиядә дә эшли.
Компания кызыксына торган юнәлешләр исемлеге шактый киң: сәламәтлек саклау объектлары төзү һәм реконструкцияләү, инфраструктур һәм инвестиция проектлары, күчемсез милек, аэропортлар һ.б. Очрашуда нәрсә хакында сүз барачагы әлегә билгеле түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз