Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Табан Гыда» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
«Табан Гыда» компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнә һәм ашлыкны тирәнтен эшкәртүгә бәйле проектларны гамәлгә ашыра.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең «Табан Гыда» компаниясенә нигез салучы һәм аның идарә рәисе Арас Демир агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
«Табан Гыда» компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнә һәм ашлыкны тирәнтен эшкәртүгә бәйле проектларны гамәлгә ашыра.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика төп партнерларның берсе буларак Төркия белән мөнәсәбәтләрне киң җәелдерә. Төркия компанияләре Татарстанга 2 миллиард долларга якын инвестиция керткән, төбәктә Төркиянең ун компаниясе уңышлы эшли.
Миңнеханов агросәнәгать комплексы өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерүдә потенциалның югары булуын билгеләп үтте. Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урынны били, терлек һәм кош ите җитештерүдә беренче унлыкка керә.
Яклар республика һәм «Табан Гыда» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгында уртак проектларны үстерү перспективалары хакында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз