news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты

Мәхмәт Самсар илче вазифасына 2018 елның декабрендә билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Республикада Төркия инвесторлары катнашында күп кенә проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Татарстан Президенты Мәхмәт Самсарның хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә саллы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашуда катнашучылар Россия һәм Төркия арасында төбәкара дәрәҗәдә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту буенча уртак адымнар хакында фикер алышты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100