news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “Полимекс” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Алар Татарстан территориясендә “Полимекс” компаниясенең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулга визиты кысаларында бүген “Полимекс” компаниясе директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов белән Эрол Табанджа Татарстан территориясендә “Полимекс” компаниясенең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиле Айдар Гашыйгуллин, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot