news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генконсулы белән очрашачак

Татарстан Президенты белән Әхмәт Садык Доганның беренче рәсми очрашуы Хөкүмәт Йортында узачак.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы яңа генераль консулының беренче рәсми очрашуы узачак.

Очрашу көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты бинасында узарга тиеш. Бу хакта Хөкүмәт йортының рәсми интернет-порталында хәбәр ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot