Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты
Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына кереште.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте, аны яңа җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эрикан әфәнде белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов татар һәм төрек халыклары арасында элек-электән яхшы, тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. «Татар милләте вәкилләре Төркия Республикасының тарихи борылыш чорларында катнаштылар», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе, диде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 314 млн доллардан артып китте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк», – дип өстәде республика җитәкчесе.
- Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябрендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифасына кереште. Элеккеге консул Әхмәт Садык Доган бу вазифадан быел июль аенда китте. Эрикан әфәнде - 1996 елда башланган Татарстан һәм Төркия дипломатик мөнәсәбәтләре тарихында уникенче генераль консул. Халыкара беркетмә нигезендә, яңа консул билгеләнгәч, Татарстан җитәкчелеге белән танышу процедурасы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз