Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генконсулы белән сөйләшүләр үткәрәчәк
Татарстан Президенты Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак. Ул Чаллыга эшлекле сәфәр кылачак. Анда машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чарада катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашачак.
Генераль консул белән сөйләшүләрдән соң Татарстан Республикасы Президенты Euronews телеканалы генераль директоры Майкл Питерс белән очрашырга планлаштыра. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, очрашу барышында киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз