Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Измир шәһәре мэры Тунч Сойер белән очрашты
Измир мэры Казанга Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сойер әфәндегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан-Төркия эшлекле мөнәсәбәтләренең ныгый һәм үсә баруына ышаныч белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Измир мэры Казанга «Мәдәният күперләре» Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Тунч Сойер әфәнде Казан мэры Илсур Метшин белән очраша, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныша, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз