news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

1957 елда оешкан "ЭНКА" компаниясе сәнәгать, энергетика объектлары, гидротехник корылмалар, коммерция һәм торак биналар төзү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА Иншаат ве Санайи А. Ш.» («ЭНКА») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар Төркия компаниясенең Татарстанда энергетика, нефть химиясе, нефть сәнәгате өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибәсе булуы хакында сөйләде.

«Төркия бизнесы Татарстанга ике миллиард долларга якын инвестиция кертте инде. Барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырылды», - дип искәртте Президент һәм республика территориясендә Төркиянең «Кастамону Энтегре», «Шишеджам», «Хаят Кимья», «Тракья Гласс Рус», «Джошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан» кебек компанияләре уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «ЭНКА» компаниясенең Россиядә эшләүдә җитди тәҗрибәсе бар. Аерым алганда, компания нефть-газ тармагындагы зур проектларда («Сахалин-1» һәм «Сахалин-2») катнаша.

«ЭНКА» компаниясе генераль директоры һәм башкарма комитет рәисе Мәхмәт Тара белдергәнчә, компания Татарстанда инде эшчәнлек алып барган һәм ул хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә карата кызыксыну белдерә.

  • «ЭНКА» - 1957 елда оешкан халыкара дәрәҗәдәге компания. Ул сәнәгать, энергетика объектлары, гидротехник корылмалар, коммерция һәм торак биналар төзү белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100