news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Дәүләт архивы эше белән танышты

Төркия дәүләт архивында ХХ-XIX гасырның беренче чирегендә Госманлы империясенә күчкән татарлар турында материаллар саклана.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Дәүләт архивы эше белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивында булды, уникаль документларны саклау шартлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка ведомствода тарихи документларга бай булган Госманлы һәм республика архивлары барлыгын әйттеләр.

Бүгенге көндә республика архивында 40 миллион чамасы документ һәм 117 мең реестр бар. Республика архивы фонды ведомство һәм дәүләт учреждениеләреннән килгән яңа документлар белән тулыландырыла.

Документларның күп өлеше реставрация үткәрүгә мохтаҗ булу сәбәпле, Дәүләт архивы идарәсендә махсус реставрация бүлекләре эшли. Лабораторияләрне караганда Рөстәм Миңнеханов реставратор-белгечләрнең эшен карады.

Төркия Дәүләт архивында документлар цифрлаштыру өлкәсендә зур эш алып барыла. Ведомство вәкилләре хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 60 миллион тирәсе документ цифрлаштырылган. Якындагы 8 елда Төркия архивчылары Госманлы архивында сакланучы барлык документларны цифрлы форматка күчерергә планлаштыра. Чит ил фондларында сакланучы Госманлы документларын цифрлаштыру актив үткәрелә.

Татарстан Президентына халыкны теркәүнең үзәк системасы мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Белгечләр бүген халыкны исәпкә алу реестрларында булган барлык мәгълүматларның электрон форматка күчерелүе турында сөйләделәр. Шуның хисабына гражданнарга Төркиянең теләсә кайсы почмагында урнашкан Халык эшләре буенча идарәләрдә тиз арада хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100