Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса провинциясендә берничә производствода булачак
ТР Президенты Бурса провинциясе башлыгы белән җиһаз сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше өлкәсендәге проектлар турында сөйләшәчәк.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиягә килде. Ул эре машина төзелеше заводларында булачак, берничә эшлекле очрашуда һәм «Татарстан – Төркия»эшлекле форумында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Беренче эш көнен Татарстан Президенты Бурса провинциясендә уздырырга планлаштыра. Ул әлеге провинция губернаторы Якуп Джанболат һәм Бурса мэры Алинур Акташ белән очрашудан башлана», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, Татарстанның Бурса провинциясе белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре - җиһаз сәнәгате, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар.
«Бурса профильле компанияләрен Татарстанның сәнәгать мәйданчыкларына җәлеп итү перспективалы юнәлеш булып тора. Шул исәптән Татарстан Республикасы Җиһаз кластеры компанияләренең Бурсаның Инегель (İMOS) районы мебель җитештерүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән хезмәттәшлеген җайга салу юлы белән дә», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Бурса провинциясенә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президентының металл эшкәртү, автомобильләр өчен штампланган кузов детальләрен җитештерү, полиэстер җепләре чыгару өчен югары технологияле станоклар чыгару буенча өч заводка бару планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов автобуслар җитештерү буенча Mercedes-Benz Turk заводын карарга планлаштыра.
16 майда Татарстан Президентының Истанбулда кайбер компания җитәкчелеге, шулай ук Төркия сәүдә министры белән очрашуы көтелә. Истанбулга сәфәрнең соңгы көнендә Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан - Төркия» эре эшлекле форумын үткәрү планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз