news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты

Очрашуда Anadоlu Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һ.б. катнашты.

Очрашуда Anadоlu Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot