news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән килде

Татарстан Президенты очрашулар уздырачак һәм берничә предприятиедә булачак.

Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән килде
tatarstan.ru

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре белән килде. Биредә Бурса һәм Истанбул шәһәренә сәфәре планлаштырылган. Анда ул җирле провинцияләр хакимияте һәм эшкуарлар белән очрашачак, шулай ук берничә предприятиедә булачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан Президенты Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасына барачак. Анда ул провинция губернаторы Якуп Джанболат һәм Бурса мэры Алинур Акташ белән очрашачак. Моннан тыш, анда Татарстанның эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узачак.

Рөстәм Миңнеханов расписаниесендә Бурса сәнәгать зонасы территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә бару каралган. Алар - металл эшкәртү станоклары җитештерүче «Дурмазлар Макина», автомобильләр өчен штампланган кузов детальләрен чыгаручы «Сарыгезоглу» һәм полиэстер җепләре җитештерү белән шөгыльләнүче «Кортекс» компаниясе заводлары.

Татарстан Президентының «Мерседес-Бенц Тюрк» автобуслары җитештерү заводында булуы һәм Истанбулның татар җәмгыяте активы белән очрашуы планлаштырыла.

Иртәгә Истанбулда Рөстәм Миңнеханов берничә төрек компаниясе җитәкчелеге, шулай ук Төркия сәүдә министры Рухсар Пекдҗан белән очрашачак. Шуннан соң ул «Татарстан — Төркия» эшлекле форумында катнаша. Истанбул провинциясе губернаторы Али Йерликая белән очрашачак.

Шулай ук Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивында һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Тарих, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү үзәгендә (ИРСИКА) булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100