Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Татарстан лидеры Төркия Республикасында бер көн чамасы булачак.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе бүген бер көнлек эш сәфәре белән Төркиягә бара. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Әлегә сәфәр программа турында хәбәр юк, әмма бу көннәрдә Төркиядә Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев җитәкчелегендәге делегация булуы билгеле.
Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләренең Төркия Республикасына сәфәр кылу максаты - Kosgeb программасы буенча ике көнлек укулар, “кече һәм урта бизнесны торгызу һәм ныгыту буенча уртак проектларны гымәлгә ашыру”, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз