news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә УЕФА Суперкубогы финал матчында булды

Матч вакытында Рөстәм Миңнеханов УЕФА Президенты Александер Чеферин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә УЕФА Суперкубогы финал матчында булды
соцсети

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре вакытында УЕФА Суперкубогы финал матчында булды. Матчта беренче тапкыр Англиянең ике клубы – Чемпионнар Лигасы триумфаторы «Ливерпуль» һәм Европа Лигасында җиңү яулаган «Челси» командалары очрашты. Матч вакытында Рөстәм Миңнеханов УЕФА Президенты Александер Чеферин белән очрашты, шул очрашуда төшкән фотоны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырды.

«Ливерпуль — Челси матчында УЕФА Президенты белән!» - дип язып куйган ТР Президенты фото астына.

Матч чәршәмбе кичендә «Водафон Парк» стадионында узган. Чемпионнар арасындагы очрашу «Ливерпуль» командасының 2:2 исәбенә (пенальти буенча — 5:4) җиңүе белән тәмамланган.

Моңа кадәр Россия футбол берлеге Башкарма комитеты бюросы Казанны 2022 һәм 2023 елларда УЕФА Суперкубогын үткәрү урынына кандидат сыйфатында күрсәтү тәкъдимен хуплаган иде.

Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төркиядә булды. Ул Истанбул мэриясенең социаль объектлар комплексы (Florya Sosyal Tesisleri) белән танышты. Моннан тыш, республика Президенты Йылдыз паркында һәм Мальта йортында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100