news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Төркиядә ике көн тыгыз эшләү безгә бик күп кызыклы проектлар бирде

Бүген Әнкарада Татарстан Республикасы Президенты катнашында Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов: Төркиядә ике көн тыгыз эшләү безгә бик күп кызыклы проектлар бирде

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Әнкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Bilisim Vadisi генераль директоры Татарстан Республикасы Хөкүмәте («Иннополис» МИЗ) һәм «Мәгълүмати технологияләр үзәге» технологик үсеш зонасы арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.

Шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары «Татнефть» ГАҖ һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасында химия сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.

Моннан тыш, Наил Маганов һәм GEBKIM оешкан сәнәгать зонасы директорлар советы вәкиле GEBKIM территориясендә нефть химиясе өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карау турындагы меморандумга кул куйды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Төркиягә эш сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәяләде. «Ике көн бик тыгыз эш алып бару безгә Россия Федерациясе территориясендә дә, Төркия Республикасы территориясендә дә гамәлгә ашырылачак күп кенә кызыклы проектлар бирде. Коллегаларга бай файдалы эш программасы өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot