Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эшлекле сәфәрдә
Ике көн дәвамында Татарстан Президенты Анкарада һәм Истанбулда булачак.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Төркиянең Анкара шәһәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Эсенбога" халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Анкара губернаторы урынбасары Мурат Сойлу, Россиянең Төркиядәге илче-киңәшчесе Александр Хапилов, Россиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле Айдар Гашигуллин каршы алды.
Сәфәр вакытында Татарстан Президенты Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекджи, Төркиянең кече һәм урта бизнес предприятиеләре үсешен тәэмин итү идарәсе рәисе Джевахир Узкурт белән очрашулар планлаштырылган.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Анкара медицина комплексы белән танышу, җирле татар җәмгыяте белән очрашу каралган.
Иртәгә Татарстан Президенты эшлекле сәфәрен Истанбулда дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз