Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркиядә энергетика объектлары белән танышты
Татарстан Президенты «Бәрәкәт Энерҗи» җитәкчелеге вәкилләрен хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга чакырды.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген «Ятаган» электр станциясендә булды, башка энергетика объектлары белән танышты.
Аннары ул «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән энергетика өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме һәм «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап әзерләү өчен эш төркеме төзергә кушты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» җитәкчелеге вәкилләрен һәм компания белгечләрен энергетика өлкәсендәге инфраструктура белән танышу, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киләчәктә фикер алышу өчен Татарстанга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз