Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркия тышкы эшләр министры белән очрашты
Мәүлет Чавушоглу Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләре үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиягә эш сәфәре барышында, Әнкарада Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты. Очрашуда Әнкара мэры Мәлих Гекчек, шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Европа Советының Парламент ассамблеясы рәисе һәм Төркия Республикасының Европа Советы эшләре буенча министры, вазифаларын биләгән вакытта Казанга сәфәр белән килгәч, ТР Президенты белән очрашкан иде.
Ул Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Казанга килгән саен, шул исәптән агымдагы елның июнь аенда, "Казансаммит-2014" форумында, җылы кабул иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Үз чиратында, ТР Президенты ул вакыттан Төркия белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләрне үстерү буенча ниләр эшләнгәнне бәян итте. Әйтик, ул "Алабуга" МИЗда ике яңа предприятие эшли башлаганны әйтте, якын арада махсус икътисади зонадагы Төркия резидентларының башка заводлары да сафка басачак.
Мәүлет Чавушоглу Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләре үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм алга таба да әлеге хезмәттәшлекне ныгытуга булышырга әзер булуын ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз