news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән хәләл индустрия турында сөйләште

"Товар әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерергә кирәк", - диде Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан.

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән хәләл индустрия турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Бүген Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Алар хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рухсар Пекҗан Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Татарстан делегациясенең Истанбулга визиты һәм "Татарстан-Төркия" эшлекле форумын үткәрү үзара хезмәттәшлекне үстерүгә яңа юллар ачуына ышануын белдерде.

"Безнең инвесторларның Татарстан белән эш алып баруда тәҗрибәләре бик зур. Сез үз чиратыгызда аларга ярдәм итеп торасыз, шуңа рәхмәт сезгә. Без Татарстан компанияләренең Төркиядә бизнес-проектларын үстерүләрен телибез һәм аларга ярдәм итәргә әзер. Бу безнең элемтәләрне күпкә үстерергә ярдәм итәчәк", - диде ул.

Аның сүзләренчә, 2014 елда Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме 900 млн доллардан артык иде, хәзер бу күрсәткечләр күпмедер кимеде. "Бу безнең мөмкинлекләргә туры килми. Товар әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерергә кирәк. Бу максатка ирешә алабыз, дип саныйм", - диде Рухсар Пекҗан.

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры сүзләре белән ризалашты. Татарстан шулай ук хәләл индустрияне әһәмиятле дип саный. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда ел саен KazanSummit халыкара икътисади форумы уза. Анда мөһим темаларның берсе - хәләл тормыш рәвеше.

"Хәләл индустрия - азык-төлек кенә түгел, ә күп төрле башка продукция дә, шул исәптән медицина, туризм, косметология һәм башкалар. Әлбәттә, хәләл тармагы бизнесны үстерүгә зур мөмкинлекләр ача. Сезнең белән ризалашам, бу Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы мөмкинлек", - диде ТР Президенты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100