news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Өмет Ярдым әфәндегә "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу чараларына катнашуга чакыруны кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.   Яклар шулай ук Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Төркия арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

 Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot