Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты инаугурациясендә катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде.
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Сәфәрнең төп максаты - Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашу. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Төркия Республикасының Россиядәге илчесе Хөсейн Дириоз, Россиянең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов, Төркиянең яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Осман Ашкын Бак һәм башка рәсми затлар каршылады.
Рөстәм Миңнеханов инаугурациядә Рәҗәп Тайип Эрдоган чакыруы буенча катнаша.
Инаугурациядә Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз