news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Нихат Зәйбәкҗига бүген «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән сөйләшүләр турында, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышулары хакында хәбәр итте.

Аннары Нихат Зәйбәкҗи һәм Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында 2017 елда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм 2018 елда үзара хезмәттәшлекнең киләчәк адымнарын билгеләделәр.

Яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру, яңа юнәлешләрне, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, үстерү өчен чаралар күрү турында килештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100