news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстан Президенты белән сөйләшүләр уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен, ә киләсе елның апрелендә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бу хакта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән сөйләшүләр барышында әйтте. Сөйләшүләр бу илнең милли бәйрәме – Ахалтекин ат чабышы көне уңаеннан уздырылган тантаналарда булды. 

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчесенә бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, аннары алар икътисади хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы Президенты Урта Азия илендә республиканың әйдәп баручы компанияләре филиалларының катнашуын һәм шуңа карамастан, товар әйләнеше күләме зур булмавын билгеләп үтте. Ул 2017 елда 25 млн доллар һәм 2018 елда 24 млн доллар тәшкил иткән.

Шуңа бәйле рәвештә ул болай дип белдерде: «Бездә товарлар күләмен һәм номенклатурасын арттыру өчен зур потенциал бар. Киләсе айда Казанда Татарстан -Төрекмәнстан эшче төркеменең утырышы планлаштырыла. Бу очрашу безнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегебезгә яңа импульс бирергә тиеш».

Бердымөхәммәдов, үз чиратында, үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур потенциалы булуы белән килеште. Аның сүзләренчә, Төрекмәнстан КАМАЗ һәм «Татнефть» белән хезмәттәшлектән бик канәгать.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100