news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Республика Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстанга эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре белән килде. Монда ул татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бөтен илдән өч дистәгә якын танылган һәм актив татар чакырылган иде. Татарлар белән очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төрекмәнстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм рәссамнар Берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәдов, Төрекмәнстаннан КФУ тәмамлаган Нәзирә Ялкабова һәм «Асыллы» шәхси предприятиесе баш хисапчысы Рәшидә Әсәдуллина Татарстан Президентына җирле татарлар тормышы турында сөйләде.

«Төрекмәнстан җирендә сезнең белән очрашуга шатбыз. Кайда гына яшәсәк тә, безне татар халкының киләчәге турында кайгырту һәм ватанпәрвәр булу теләге берләштерә», - диде Рөстәм Миңнеханов, аларның татар телен һәм мәдәниятен саклауга керткән өлешләрен искә алып.

Шулай ук ул Төрекмәнстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Гурбангулы Бердымөхәммәдовка татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү буенча уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов татар диаспорасына очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм Камил Вәлиәхмәдовка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Сәфәрнең икенче көнендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов Ахалтекин чабышы көнендә катнашачак. Милли бәйрәм кысаларында илнең халык хуҗалыгы һәм гамәли сәнгате казанышлары күргәзмәсе узачак. Төрекмән атына багышланган ат чабышлары бәйрәмнең кульминациясе булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100