news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентын Казан Кремлендә кабул итәчәк

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанга рәсми сәфәр белән киләчәк.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе белән очрашачак. Казан Кремлендә берничә килешү имзалау көтелә, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республика кунакларын Сабантуй милли бәйрәменә чакыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казан» халыкара аэропортына килгәч, Төрекмәнстан делегациясен республиканың алдынгы предприятиеләре презентациясе белән таныштырачаклар. Гурбангулы Бердымөхәммәдовка «Камаз» ГАҖ, «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», «Казан вертолет заводы» продукциясен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш республика кунакларына «Татнефть» ГАҖ, «КЭР-Холдинг» һәм Татарстанның башка предприятиеләре продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

«Күргәзмә белән танышканнан соң, Төрекмәнстан делегациясе Казан Кремленә барачак. Анда ике республика президентларының әңгәмәсе узачак, аннары киңәйтелгән форматта очрашу булачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашу нәтиҗәләре буенча кайбер документларны имзалау планлаштырыла. Шул исәптән Төрекмәнстанның дәүләт энергетика институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум, Төрекмәнстанның телекоммуникацияләр һәм информатика Институты белән Иннополис Университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү, Төрекмән дәүләт икътисад институты һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү.

Моннан тыш, «Туркменнебит» дәүләт концерны һәм «Татнефть» ГАҖ арасында үзара аңлашу турында меморандумга, шулай ук «Туркменавтоулаглары» агентлыгы һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында автотехника белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую планлаштырыла.

Сәфәр азагында Төрекмәнстан Президенты Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Сабантуй татар халык бәйрәменә барачак, муниципаль районнарның милли ишегалларын һәм спорт ярышларын караячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100