Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты белән очрашачак
Киләсе атнада Татарстан Президенты эш сәфәре белән Төрекмәнстанга барачак.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче Каспий икътисади форумында катнашачак. Форум 12 августта Төрекмәнстанда ачылачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.
“12 августта, дүшәмбе көнне Татарстан Президенты эш сәфәре белән Төрекмәнстанга барачак. Сәфәрнең төп максаты – беренче Каспий икътисади форумында катнашу. Анда катнашу өчен Рөстәм Нургалиевич шәхси чакыру алды. Россия делегациясен РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкләячәк дип планлаштырыла”, - диде Лилия Галимова.
Шулай ук эш сәфәре вакытында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашу планлаштырылган, диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Аның сүзләренчә, форумда Каспий төбәгендә хезмәттәшлек, уртак проектларны тормышка ашыру, махсус икътисади зоналар булдыру мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм полимер заводларының эш тәҗрибәсе белән дә танышачак.
Татарстанны инновацион технологияләр күргәзмәсендә дә тәкъдим итәчәкләр. Республикалар катнашында берничә килешүгә кул кую планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз