news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле Максат Бабаев белән очрашты

Очрашуда катнашучылар нефть һәм газ тармагындагы хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында сөйләште.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинетының ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча рәисе урынбасары Максат Бабаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров, «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов һәм «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев катнашты.

Очрашуда катнашучылар нефть һәм газ тармагындагы хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында сөйләште. Аерым алганда, «Татнефть» җәмгыяте һәм «Төрекмәннефть» дәүләт концерны бердәм проектлары кысаларында ике якның эшчәнлеге каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot