Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов төрекмән-татар бизнес-форумында катнашачак
Татарстан Президенты Төрекмәнстанга ике көнлек эш сәфәренә китте.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре беән Төрекмәнстанга китте.
Иртәгә Ашхабадта төрекмән-татар бизнес-форумы башлана, анда ике республиканың да башлыгы катнашырга җыена.
Төрекмәнстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Президент Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашу уңышлы булыр дип өмет баглый. “Төрекмән-татар бизнес-форумы ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерүдә яңа мөмкинлекләргә этәргеч бирер дип күзаллана. Очрашуда озак вакытка исәпләнгән уңышлы элемтәләрне арттыруда күп санлы мәсьәләләр каралачагы билгеле.
Искәртеп үтәбез: республикалар арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре даими үсештә. Төрекмәнстанда Татарстанның “КАМАЗ” автогиганты продукциясе актив файдаланышта. Бүген Ашхабадта Үзәк Азиядә иң эре булган “КАМАЗ” укыту-сәүдә сервис үзәге урнашкан. “Татнефть” компанияләр төркеме 2008 елдан бирле “Готурдепе” чыганагында нефть чыгару продуктивлыгын арттыру буенча хезмәт күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз