Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Төрек инвесторларын җәлеп итәр өчен норматив актларны якынайтырга кирәк
«Гебзе» төрек сәнәгать зонасы вәкилләре Россиягә үз технологияләре һәм резидентлары белән килергә әзер.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанга төрек инвесторларын җәлеп итәр өчен ике якның да норматив актларын, эш алымнарын, вәкаләтләрен якынайтырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумының пленар утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, «Гебзе» төрек сәнәгать зонасы вәкилләре Россиягә үз технологияләре һәм резидентлары белән килергә әзер.
«Аларның никадәр нәтиҗәле эшләгәнлегенә инандык. Минемчә, бу безнең идарә компанияләрен өйрәтү өчен яхшы җирлек булачак. Шуңа күрә аларның тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк», – диде Миңнеханов.
Шулай ук ул Татарстанда инвесторларны җәлеп итә торган инфраструктура булдыруны, кадрлар һәм салым шартлары белән эшне дәвам итәргә кирәклеген дә белдерде.
Искәртеп узыйк, ике як 2015 елдан Зөя мультимодаль логистик үзәге базасында бердәм сәнәгать зонасы булдыру мөмкинлеген сөйләште. Төрекләрнең бирегә керү шарты булып республикага резидентларын китерү тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз