news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төнге хоккей лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

Татарстан Президенты үзе дә гала-матчта катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Төнге хоккей лигасы җиңүчеләрен бүләкләде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төнге хоккей лигасында җиңү яулаган Екатеринбургның "Авто" командасына чемпионнар Кубогын тапшырды. Җиңүчеләрне Казанда Спорт сараенда бүләкләделәр.

Искәртеп үтәбез, кичә Казанда Төнге хоккей лигасы чемпионнар Кубогы өчен дүрт команда көч сынашты. Турнир икенче мәртәбә уздырыла. Быелгысында "Центурион" (Чиләбе), "Казанские Драконы" (Казан),  "Невский Легион" (Санкт-Петербург») һәм "Авто" (Екатеринбург) командалары көч сынашты.

Финалда "Авто" хоккейчылары "Казанские драконы" командасыннан өстен чыкты – 3:2.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм әлеге турнирга игътибар иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде, илдә хоккейның үсештә булуын билгеләп үтте. Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Авто" командасы капитаны Сергей Кочневка Кубок тапшырды.



Хоккей бәйрәменең азагында ил һәм дөнья хоккей йолдызлары арасында гала-матч уздырылды. Бозда "Төнге хоккей лигасы йолдызлары" белән Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән "Татарстан командасы көч сынашты. Гала-матчта без шулай ук Алексей Морозов, Александр Якушев, Андрей Коваленко, Александр Кожевников, Алексей Гусаров, Сергей Макаров, Владимир Мышкин кебек танылган шәхесләрне дә күрдек. Очрашуда дуслык җиңде – 13:13. Татарстан Президенты 6 алка кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100