Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төмәндә нейрохирургия үзәгендә катлаулы операцияләрне өйрәнде
Медицина учреждениесе хезмәтләреннән Россиянең 81 төбәгендә һәм 14 якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр файдаланган инде.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсендә нейрохирургия федераль үзәгендә гамәлгә кертелә торган җиһазлар һәм яңа медицина технологияләре белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2010 елда төзелгән федераль нейрохирургия үзәге үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштергән Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» системасына керә. Үзәк табиблары барлыгы 30 меңгә якын катлаулы операция уздырды, дип аңлатты нейрохирургия федераль үзәге баш табибы Альберт Суфианов.
95 ятакка исәпләнгән медицина учреждениесе биш махсуслаштырылган бүлекне үз эченә ала: балалар нейрохирургиясе, цереброваскуляр нейрохирургия, вертебрология, нейроонкология һәм функциональ нейрохирургия. Үзәк хезмәтләреннән Россиянең 81 төбәгендә һәм 14 чит илдә яшәүчеләр файдаланган. Аерым алганда, ел башыннан анда 20дән артык татарстанлыга операция ясалган.
«Рөстәм Миңнеханов нейрохирургия үзәгенең бүлмәләрен карап чыкты, эштә кулланыла торган җиһазлар һәм яңа медицина технологияләре белән танышты. Махсус 3D күзлегендә Татарстан Президенты үзәк белгечләре үткәргән иң катлаулы операцияләрнең фрагментларын карады», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 2018 елның декабрендә ул җитәкләгән ведомство һәм үзәк арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәнен сөйләде. Ул Татарстанның медицина белем бирү учреждениеләре студентларын ординатурада уку өчен нейрохирургия федераль үзәгенә җибәрүне күздә тота.
Рөстәм Миңнеханов «Когнитив ассоциатив системалар берләшмәсе» стартапы белән танышты. Татарстан Президентына кулланучыларга сорау-җавап һәм диалог системалары бирә алырлык мәсьәләләр буенча карарлар күрсәттеләр.
Ул күрсәтелгән эшләнмәләрне бәяләде һәм республиканың нефть-газ химиясе комплексында һәм дәүләт хезмәтләре өлкәсендә яңа технологияләр кертү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Ул стартап җитәкчелегенә Татарстанга килергә һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында үз эшләнмәләрен тәкъдим итәргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз