Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төмәндә нефть тармагы җиһазлары заводы эше белән танышты
Әлеге дөньякүләм класслы җитештерү комплексында барлык процесслар тулысынча автоматлаштырылган.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Төмән нефть тармагы җиһазлары заводында булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заводны Америка нефть-газ сервис компаниясе «Бейкер Хьюз» оештырган. Ул бораулау, запасларны бәяләү, скважиналар төгәлләү, нефть һәм газ чыгару буенча барлык эшләр спектрында хезмәт һәм җиһазлар тәкъдим итә. Ул дөньяның туксаннан артык илендә эшли.
Предприятие Төмәндә 2014 елда эшләтеп җибәрелгән. Ул нефть кабельләрен җитештерү белән шөгыльләнә. Бу дөньякүләм класслы җитештерү комплексы, анда барлык процесслар тулысынча автоматлаштырылган.
2017 елдан заводта скважиналарны тәмамлау өчен җиһазлар: гидравлик эксплуатация пакерлары, муфталар, күпбаскычлы пласт системалары, клапаннар һ. б. җыю буенча яңа цех эшли.
Татарстан Президенты предприятиене карап чыкты һәм технологик процессның үзенчәлекләре, җитештерү ничек оештырылган булуы белән танышты. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка җитештерелә торган продукциянең төп характеристикалары турында сөйләделәр.
«Бейкер Хьюз» компаниясе Татарстан белән дә хезмәттәшлектә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ул Чаллыда «ТатПром-Холдинг» белән скважина фильтрлары һәм контроль җайланмалары җитештерү өлешендә хезмәттәшлек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз