news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

Очрашуда сүз традицион кыйммәтләр һәм күп гасырлар тупланган рухи мирасны саклау турында барды.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Югары мөфтие, Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан президентының Хөкүмәт йортындагы кабинетында узды.

Очрашуда сүз традицион кыйммәтләр һәм күп гасырлар тупланган рухи мирасны саклау, мәдәни әһәмияткә ия объектларны торгызу һәм республикада конфессияара диалогны көчәйтү турында барды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot