news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Яшь лидерлар академиясе проекты ике ел эчендә эшли башлый

Махачкалада узган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында дини экстремизмга каршы эшчәнлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Россия һәм ислам дөньясы илләре алдагы ике елда экстремизмга каршы тору өчен яшь лидерларны әзерли башлаячак. Беренче чыгарылышта 40 – 50 кеше булыр дип көтелә. Бу хакта Россия Тышкы Эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты Цивилизация хезмәттәшлеге үзәге директоры Вениамин Попов хәбәр итте.

“Без экстремизм белән шөгыльләнүче, аңа каршы торучы гына түгел, экстремизмны булдырмаучы яңа лидерлар тәрбияләргә телибез. Алар кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне экстремизмның һәлакәткә китерүче юл икәнлегенә ышандырырга тиешләр”, - диде Попов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы йомгаклары буенча.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Яшь лидерлар академиясен төзү кайбер илләр, шул исәптән Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан вәкилләре тарафыннан хуплау тапканлыгын билгеләп үтте.

“Әлеге һәм тагын кайбер илләр белән без 40 – 50 яңа лидер тәрбияләүче югары уку йортларын ике ел эчендә булдырачакбыз. Бу яңа буын өчен экстремизмга каршы яхшы прививка булачак”, - дип ышана Попов.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме әгъзаларына халыкара Яшь лидерлар академиясе булдыруны тәкъдим итте.

Академия кысаларында Болгар ислам академиясе базасында, шулай ук әлеге проект белән кызыксынучы ислам дәүләтләрендә курслар оештырып, яшь кадрлар әзерләү программасын эшләргә тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot