news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Түбән Новгород өлкәсе – безнең стратегик партнер

Татарстан Президенты төбәкнең яңа сайланган губернаторы Глеб Никитин инаугурациясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Түбән Новгород өлкәсе – безнең стратегик партнер
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе Татарстан Республикасының стратегик партнеры. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең яңа сайланган губернаторы Глеб Никитин инаугурациясе тантанасында белдерде. Чараны РИА «Время Н» трансляцияли.

«Түбән Новгород өлкәсе – безнең стратегик партнер. Безнең өчен җитди элемтәләрнең үсеш алуы мөһим. Глеб Сергеевичны шәхсән күптән беләм, аның тәҗрибәсе зур. Ел дәвамында «вазифаларны башкаручы» булып йөрү бик катлаулы», — диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган губернаторга хәерле юл һәм уңышлар теләде. «Без кирәк булган урында. Без сезнең белән. Чын күңелдән сезне котлыйм!» - дип тәмамлады ул сүзен.

Глеб Никитинның өлкә башлыгы вазифасына керешүе Түбән Новгород ярминкәсенең Герб залында узды.

  • 9 сентябрьдә Түбән Новгородта губернатор сайлаулары узды. Сайлаучыларның 68 процентка якыны Глеб Никитин өчен тавыш биргән. Моңарчы ул төбәк белән өлкә башлыгы «вазифаларын вакытлыча башкаручы» буларак җитәкчелек итте, ә аңа кадәр Россия сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары вазифасында иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot