Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада пластмассалар өчен Россиядәге эре прессны эшләтеп җибәрде
"Ай Пласт" заводының яңа линиясендә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Түбән Камада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автоматны – полимерларны эшкәртү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. "Ай Пласт" заводының яңа линиясендә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак.
"Ай Пласт" Түбән Кама предприятиесе сәнәгать өчен Россиянең зур пластик тара һәм төрү материаллары җитештерү буенча алдынгы предприятиесе булып тора. Заводта 550 хезмәткәр эшли, 2011 нче елда керем 4,6 миллиард сум тәшкил иткән, 46 мең тонна полимер чимал эшкәртелгән, аларның 95 % Татарстанда җитештерелгән.
Бүген предприятиедә нигезе Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автомат ТПА 5500 булган яңа җитештерү линиясе эшләтеп җибәрелде. Яңа автоматта 45 килограммга кадәр авырлыктагы материаллар җитештереп була. 1100 литрлы каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер ТПА 5500 җитештергән беренче әйбер булды. Бу автоматны эшләтеп җибәргәнче, Россиягә барлык контейнерлар Европадан кертелде, шулай итеп, яңа җитештерү импортны алыштырачак. Алга таба контейнерлар ассортименты зураячак.
Яңа җитештерүне булдырганда инвестицияләр 468 миллион сум тәшкил иткән, елына эшкәртү түбән басымлы 7000 тонна полиэтилен тәшкил итә. 2014 нче елга ел саен яңа линиянең генә кереме 1 миллиард сум булырга тиеш.
Үз чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, "Ай Пласт" дөнья дәрәҗәсендәге компаниягә әйләнә. “Берничә ел элек без үзалдыбызга бездә җитештерелә торган полимерларны эшкәртү бурычын куйдык. Һәм бүгенге вакыйга – бу бурычны үтәүдә реаль адым, - дип ассызыклады ТР башлыгы. – 5 елдан соң "Ай Пласт" 80 мең тонна полимер эшкәртәчәк”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар Россиядә бик кирәк. “Сыйфаты ягыннан яңа контейнерлар чит илнекеннән калышмый, шул ук вакытта очсызрак һәм монда җитештерелә. Бүген без, бу продукцияне тәкъдим итү өчен, шәһәрләребезнең җитәкчеләрен җыйдык. Һәм без, бу продукцияне бөтен ил буйлап тарату өчен, көчебезне куячакбыз”, -дип белдерде Татарстан Президенты.
Республика башлыгы "Ай Пласт" продукциясе алга таба да хәрби-сәнәгать комплексында, автомобиль, авиация сәнәгатендә кирәк булачагында ышаныч белдерде. “Яңа станоклар, яңа продукция барлыкка килә, бу сезнең бик тиз үсүегез турында сөйли. Без сезне бу эшегездә хуплыйбыз һәм бүгенге вакыйга белән котлыйбыз”, - дип Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.
ТР Президенты, полимерлар эшкәртү проектын тормышка ашыруда ярдәме өчен, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга аерым рәхмәтен белдерде.
Мөхтәрәм кунаклар символик термопласт-автоматын эшләтеп җибәрү төймәсенә бастылар, һәм 3 минут үтүгә пресстан әзер пластик контейнер чыкты. Татарстан башлыгына шулай ук чүпне контейнердан махсум чүп ташучы машинага төяү процессы күрсәтелде – мондый машиналар Түбән Камада инде эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз