Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Лемаев хөрмәтенә тантанада булачак
«Бигеш» халыкара аэропортына Россия Президенты Указы нигезендә Николай Лемаев исеме бирелде.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада «Түбән Кама нефть химиясе»нең беренче генераль директоры Николай Лемаевның 90 еллыгы уңаеннан узачак тантаналарда булачак, шулай ук «Бигеш» халыкара аэропортын рәсмиләштерү концепциясе белән танышачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Лемаев һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашырга планлаштыра, шуннан соң Татарстан Президенты Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән бергә «Түбән Кама нефть химиясе»нең беренче генераль директоры яшәгән йортка юл тотачак. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаевка мемориаль такта ачуда катнашырга планлаштыра», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Шуннан соң Халык иҗаты йортында Рөстәм Миңнеханов, Айдар Метшин һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашында фотокүргәзмә ачылачак һәм истәлекле чара узачак.
Татарстан Президенты Түбән Камадан «Бигеш» халыкара аэропортына юл тотачак. Аэропортка Россия Президенты Указы белән Николай Лемаев исеме бирелде. Биредә Рөстәм Миңнехановка аэропортны рәсмиләштерүнең яңа концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
Николай Лемаев 22 ел дәвамында Түбән Кама нефть химиясе комбинатын җитәкләде. Ул җитәкчелек иткән вакытта предприятие заманча югары җитештерүчән технологияле производство комплексына, ил һәм Европа нефть химиясе сәнәгатенең алдынгы предприятиеләренең берсенә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз