Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты
Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.
(Түбән Кама, 20 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). “Түбән Кама нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган предприятие файдалануга тапшырылды. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Изобутилен изопрен җитештерү өчен кулланылачак, ә ул синтетик һәм бутиллы каучук җитештерүдә төп компонент булып тора.
Яңа җитештерү предприятиесе изопрен-мономер заводының өч инвестиция проектының икенчесе булып тора. Ул СКИ-3 изопрен каучугын елына 330 мең тоннага кадәр җиткерү программасында тормышка ашырыла. Моннан тыш, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз