news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" акционерларының еллык киңәшмәсендә катнашты

ТР Президенты сүзләренчә, якындагы дистә елга республика үсеше нигезе нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате була.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсендә катнашты. Анда 2017 елга финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Төп доклад белән "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, компания җитештерү планыннан артык эшләде, физик күләм индексы 102,1 процент тәшкил итте. Табыш 162,1 млрд сум тәшкил итте. 702 мең тонна каучук сатылган. 698 мең тонна пластик чыгарылган, тыгызлыгы түбән булган полиэтиленны чыгару 70 мең тоннага арткан.

Азат Бикмурзин хәбәр иткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" төп көчне җитештерүгә юнәлтеп, әйләнә-тирә мохитне саклауга игътибар итә. 2017 елда компания производстволарыннан ташлана торган калдык су күләме 5 млн 140 мең куб. метрга киметелгән. Калдыклар исә, узган ел белән чагыштырганда, 17 мең тоннага кимегән, атмосферага чыгарыла торган калдыклар 1 мең тоннага кимегән.

Татарстан Президенты чыгышында ассызыклаганча, "Түбән Кама нефть химиясе" бүген - дөньяда һәм Россиядә синтетик каучук җитештерүчеләренең иң эреләренең берсе. "Агымдагы елның өченче кварталында изопренны чыгаруны техник яктан яңарту проектын гамәлгә ашыру изопрен каучугын еллык җитештерү күләме 50 мең тоннага артачак һәм 330 мең тонна тәшкил итәчәк. Түбән Камада дөньядагы производство куәтләренең 40 проценты тупланачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, "Түбән Кама нефть химиясе" кебек предприятиеләр исәбенә Татарстан икътисады үсеше уңай темпларны саклый. Татарстан Россия регионнары арасында мобилизацияләнгән үз керемнәре күләме буенча дүртенче урында.

ТР Президенты сүзләренчә, якындагы дистә елга республика үсеше нигезе нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате була.

Утырышта еллык хисап һәм финанс отчетлары расланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot