news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Кама Аланына сәфәр кыла

Татарстан башлыгы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше штабы утырышында катнашачак

(Түбән Кама, 1 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Түбән Кама районына сәфәр кыла.
Түбән Камада Татарстан башлыгы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше штабы утырышында катнашачак.
Кама Аланында Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркта, халыка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә, “Олимпия” боз сараенда, шулай ук Кама Аланы район хастаханәсендә булыр дип көтелә.
Бистә хакимиятендә Татарстан Президенты “Кама Аланы” индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.







news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100