Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов төбәкләрдә энергетика иминлеге турында фикер алышуда катнашты
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы узды.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеоконференция элемтәсе режимында утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үзе үткәрде. Фикер алышуда илнең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов та катнашты.
«Федераль башкарма хакимият органнарының Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән Идел буе федераль округы регионнарының энергетика иминлеген тәэмин итү буенча хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы регионнарының энергетика иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын кабул итү күздә тотыла.
Татарстан Президентыннан тыш, утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз