news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр җитәкчеләре медиарейтингында 5 нче урынны били

Шул ук вакытта Татарстан Президенты ИФО төбәкләре җитәкчеләре арасында - лидерлыкта

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең октябрь рейтингында 5 нче урынга күтәрелгән (сентябрьдә - 8 нче урын). Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре арасында лидерлык итә.

“Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы мәгълүматларына караганда, массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан җитәкчесе турында 5 меңгә якын хәбәр булган. Октябрьдә ММЧда ТР Президентының ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр иттеләр, шулай ук Татарстан Президентының “КАМАЗ” фәнни-техник үзәгендә булуы һәм предприятиенең яңа эшләнмәләре белән танышуы турында хәбәр бирелгән. Моннан тыш, Россия спорт министры Виталий Мутко Татарстан Президенты белән очрашуда 2018 елда Казанда футбол буенча чемпионат уеннарын үткәрүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

2014 елның октябрендә ИФОда медиарейтинг лидерлары өчлегенә шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм Пермь крае җитәкчесе Виктор Басаргин кергән.

Искәртеп узабыз: медиарейтингта беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин били. Икенче урында – Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, өченче – Кырым Республикасы җитәкчесе Сергей Аксенов.

Рейтинглар “Медиалогия” системасындагы ММЧ базасы нигезендә төзелгән. Анда 92 млн чамасы танылган мәгълүмат чыганагы кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100