news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләренең Instagram да активлык рейтингында - икенче

ТР Президенты үз битендә соңгы өч айда 311 фотосурәт урнаштырган

  (Казан, 18 март, «Татар-информ»). “Эксперт-Урал” аналитик үзәк мәгълүматлары буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram да бите булган Россиянең актив төбәк җитәкчеләре бишлегенә кергән һәм икенче урынны били.

ТР Президенты соңгы өч айда үзенең шушы социаль челтәрдәге битендә 311 фотосурәт урнаштырган, дип белдерелә.

Бу рейтингта Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров лидерлык итә: аның социаль челтәрдә 522 фотосы бар. Россиянең актив төбәк җитәкчеләре рейтингы өчлеген 88 фотосурәт белән Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов төгәлли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100