Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыкларының искә алынуы рейтингында 9 пунктка күтәрелде
Татарстан Президенты хезмәттәшләре арасында иң зур үсеш күрсәтте.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның февралендә соцмедиа өлкәсендә телгә алынучылар буенча төбәкләрнең 10 башлыгы исемлегенә керде. Республика җитәкчесе бер ай эчендә 9 пунктка күтәрелеп, коллегалары арасында иң зур үсеш күрсәтте. Рейтингны «Медиалогия» әзерләде.
Социаль челтәрләрдә Татарстан Президентының Инстаграмдагы басмасы турында фикер алыштылар. Гашыйклар көнендә Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны котлады. Ул бу көнне кабинеты тәрәзәсеннән төшереп куела торган традицион фото урынына Love is сагызы кәгазендәге фотосурәтне куйды.
Рейтингта беренче урында - Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә - Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев. Рейтингта өченче урында Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров урнашкан. Рөстәм Миңнеханов февраль нәтиҗәләре буенча рейтингта җиденче урында тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз