news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары медиарейтингында икенче урынны саклаган

Октябрьдә массакүләм чаралары Татарстан Президентының Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга эшлекле сәфәре хакында еш язганнар.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингындагы икенче урынны саклаган. Бу тикшеренүләрне «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Рейтингның беренче баскычында Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тора. Беренче өчлекне Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин төгәлли.

Узган айда матбугат чаралары Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийның Магнитогорскида очрашуы, ТР Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясенең Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга эшлекле сәфәре хакында еш язганнар.

2018 елның октябре рейтингында Татарстан башлыгы унынчы урынны биләгән. Рейтинг лидерлары Мәскәү мэры Сергей Собянин, Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot