news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сусыз булмый, һәркайда су булырга тиеш

«Республикада бик күп эшләр эшләнә, эшләгән саен эш кимеми, арта гына-», — диде Президент.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр алдында бурычлар куйды. «Сусыз булмый, һәркайда су булырга тиеш», — диде.

«Су буенча проблема зур. Суны яхшы сыйфатлы итеп бирергә тиешбез. Яхшы сыйфатлы булсын өчен, бик күп акча түгәргә кирәк. Ә ул суны бакчага сибәбез, башка җирдә кулланабыз. Сусыз булмый. Һәр авылда, һәр шәһәрдә җитәрлек күләмдә су булырга тиеш», — дип белдерде Президент съезд утырышында.

«Республикада бик күп эшләр эшләнә, эшләгән саен эш кимеми, арта гына. Районда эшләдек, моның кадәр программаның чиреге дә, ун проценты да юк иде. Аңа карап, тормыш алга бара, халыкның таләпләре хәзер икенче. Бу таләпләргә әзер булырга кирәк», — диде.

Рөстәм Миңнеханов транспортта ташламалы категория белән бәйле мәсьәләләр булганын әйтте. «Аерым бер урыннарда бу эш тиешле оештырылмаган. Казаннан гына ярдәм көтеп булмый, үзегезгә дә эшләргә кирәк. Транспорт схемаларын караячакбыз. Республикада икътисад зур. Барысы да акча белән бәйле. Җай булса, хәл итәрбез», — дип мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100