Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов субъект башлыклары йогынтысы буенча рейтингта алтынчы урында
Татарстан Президенты «бик көчле йогынтылы» төбәк башлыклары төркеменә керә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары башлыклары йогынтысы буенча төзелгән рейтингта алтынчы урынны алды. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Май аенда Рөстәм Миңнеханов рейтингның сигезенче баскычында иде. Эксперт мәгълүматларына караганда, июнь аенда республика җитәкчесен күтәргән тренд Владимир Путинның аның яңа срокка чыгу ниятен хуплавы белән бәйле.
Топ-3 рейтингы үзгәрешсез калды. Беренче урында — Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә — Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, өченчедә-Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиянең иң йогынтылы 100 сәясәтчесе исемлегенә керүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз