Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы президиумы утырышында катнашты
Утырышны илнең барлык төбәкләре белән видеоконференция элемтәсе режимында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы президиумы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны илнең барлык төбәкләре белән видеоконференция элемтәсе режимында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев (Горки, Мәскәү өлкәсе) уздырды. Ул бүген Милли проектлар буенча совет президиумының йомгаклау утырышы икәнлеген хәбәр итте.
“Без узып баручы елга йомгак ясыйбыз һәм якын киләчәккә планнар турында сөйләшәбез. Безнең белән элемтәдә Федерация субъектлары һәм биредә милли проектларга җавап бирүче ведомство җитәкчеләре. Ел милли проектларга була бик үзенчәлекле булды”, - диде Дмитрий Медведев.

“Президент указында яңа бурычлар куелды, икътисад үсеше, социаль өлкә максатлары ачыкланды. Аларны тормышка ашыру өчен дәүләттән, бизнестан, җәмгыятьтән зур чыганаклар юнәлдерелде”, - диде ул сүзнең Россия тарихында мөһим карарлар турында баруын искәртеп.
Утырышта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева “Мәгариф” илкүләм проекты турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз